САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар концерт та карадылар, уеннарда да катнаштылар, ГТО нормасын да тапшырдылар

.

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан сарманлылар концерт та карадылар, уеннарда да катнаштылар, ГТО нормасын да тапшырдылар. 
 Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан оештырылган тантана массакүләм күңел ачу чараларын да үз эченә алган иде. Кемнәрдер район мәдәният хезмәткәрләре һәм Сарман сәнгать мәктәбе укучылары, сәләтле балалар башкаруында концерт карадылар, бер читтә баскетбол һәм башка спорт уеннары уйнадылар, боксер малайлар көчләрен һәм җитезлекләрен сынадылар. Хәтта винтовка сүтеп җыярга, ГТО нормасын тапшырырга теләүчеләр өчен дә мөмкинлекләр тудырылган иде. Фотога җитәкләшеп төшкән һәм солдат формасы кигән кечкенә Милена белән Ясминә дә (пилоткадан) бәйрәмгә ямь өстәделәр. 
 Шушында ук сәүдә һәм балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде.
 Зөлфия Шәрипова язмасы, Зөлфия Шәрипова һәм Илназ Сираев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев