САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп үттеләр 

Бүген илебездә - Хәтер һәм кайгы көне.


Шул уңайдан районда да Бөек Ватан сугышы елларында илебез азатлыгы өчен башларын салган ватандашларыбызны искә алу чаралары үткәрелде. 10.00 сәгатьтә район үзәгендә һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекста митинг үткәрелде. Чарада катнашучылар алдында район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Дания Кәшипова, Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлегенең хәрби чакырылыш бүлекчәсе начальнигы Ленар Һадиуллин, әфган сугышы ветераны Рафаэль Газизуллин чыгыш ясады. Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев