САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар Халыкара дуслар көнен бәйрәм итә. Чын дуслык нинди була? Җавапларыгызны комментарийларда калдырыгыз

Бүген – Халыкара дуслар көне. Нәкъ менә әлеге көнне, бәлки, кайберәүләр күптән хәбәрләшмәгән дусларына шалтыратып, бергә җыелып, вакытларын күңелле үткәрерләр, яңалыклары белән уртаклашырлар.

 Тормышыбыз ничаклы катлаулы, мәшәкатьле булса да, без дусларыбызга аларның кирәк булуларын, аларны хөрмәт итүебезне әйтергә тиешбез. Бер акыл иясеннән: “Ничә төрле дуслык бар?” дип сораганнар. “Дүрт, - дип җавап биргән ул. – Беренчесе, ашар ризык кебек, сиңа һәрвакыт кирәк дуслар була. Икенчесе, сиңа авыр вакытта, шифалы дару кебек, дәва өчен булган дуслар. Чир, авыру кебек, сине эзли торган дуслар да бар. Ә була шундыйлары, алар - сулар һава кебек, күренмиләр, әмма нинди генә вакытта да янәшәңдә калалар”. 
Сыналган дус белән яшәве күпкә җиңел. Яныңда икейөзлеләнеп, синең сереңне алып, куеныңда елан булып ятучы “дус”тан сак булырга кирәк. Дуслыкның көчен тоеп, тату яшик, дуслар! 
Ә сезнеңчә, чын дус нинди булырга тиеш? Җавапларыгызны комментарийларда калдырыгыз, дуслар)))

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев