САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда Россия көне уңаеннан бәйге үткәрелде 

Бүген Россия көне уңаеннан Сарман аграр көллияте спорт залында яшүсмерләр, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча район бәйгесе үткәрелде.


 Ярышларның инициаторы – “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе һәм аграр көллият җитәкчелеге. 
Берничә сәгатьлек киеренке уеннардан соң, җиңүчеләр билгеләнде. 2004 елгы һәм аннан яшьрәк кызлар арасында I урынга – Сарман урта мәктәбеннән Рузия Гәрәева, II урынга – Сарайлыдан Әдилә Хәбибуллина, III урынга шул ук авылдан Рузилә Мөхәммәдиева лаек булды. Шушы ук яшьтәге яшүсмерләр арасында I урынны – Сарман урта мәктәбеннән Равил Хәсәнов, II урынны Сарман гимназиясеннән Ислам Хәйдәров яулады. 2003 елгы һәм аннан өлкәнрәк спортчылар арасында Сарман аграр көллиятеннән Илдар Гәрәевка (I урын), шушы ук уку йортыннан Мират Гыйсмәтуллинга (II урын) һәм Сарман гимназиясеннән Нәфис Закировка (III урын) тиңнәр булмады. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Гөлүсә Харисова тәбрикләде. Ярышларда катнашучы спортчылар белән бергә аларны бәйгегә әзерләгән тренерлар Илдар Гәрәев һәм Нәркиз Мөхәммәтов та (Сарайлы) котлаулар кабул иттеләр. Җиңүчеләр һәм тренерларга “Бердәм Россия” сәяси партиясе Почет грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев