САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда хәтер шәмнәре янды 

Бүген, 22 июнь көнне, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы башлануга 77 ел тула. Шул уңайдан бөтен Россиядә 21-22 июнь көннәрендә халыкара “Хәтер шәме” акциясе уздырыла. 


Бу трагик дата Россия, СССР составына кергән республикалар халыклары күңеленә мәңгелеккә кереп калды. Әлеге тарихта тиңе булмаган канкойгыч сугышта 27 миллионнан артык совет халкының гомере өзелде. Илебезне һәм аның халкын яклап сугыш кырларында ятып калган, кайткач мәңгелеккә күчкән батырлар истәлегенә Россиянең миллионнарча гражданнары тәрәзә төпләрендә, батырлар һәм туганнар каберлекләрендә, мемориаль комплексларда хәтер шәмнәрен кабызалар. Алай гына да түгел, бу акция дистәләрчә илләрдә үткәрелә һәм ул һәлак булганнарга – зур хөрмәт билгесе. 
“Хәтер шәме” акциясе Сарманда кичә 20.30 сәгатьтә үзәк Ял паркында илебез азатлыгы өчен һәлак булганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекста үткәрелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев чарада катнашучыларга мөрәҗәгать белән чыкты. 
- Бөек Ватан сугышы күпме гомерләрне өзде. Без илебезне яклап батырларча сугышкан каһарманнар алдында мәңге бурычлы. Аларның урыннары оҗмахта булсын!- диде ул. 
Район үзәгендәге Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Дания Кәшипова, Татарстан Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасановның чыгышлары да үтемле булды. Соңыннан чарада катнашучылар бер минутлык тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар, хәтер шәмнәре кабызылды. Сугыш турында җырлар яңгырады. 
Чара “Сарман” кинотеатрында дәвам итте. Биредә тамашачыларга әби-бабаларыбызның данлы үткәне турында документаль фильм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев