САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда “Безнең ишегалды” проекты буенча эшләр дәвам итә

.

Быел Татарстанда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән “Безнең ишегалды” республика программасы гамәлгә ашырыла башлады. Ул биш елга исәпләнгән, һәм шушы вакыт эчендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә ишегалларын норматив хәлгә китерү күздә тотыла.

Районда да әлеге программа буенча тугыз ишегалдын яңарту планлаштырылды. Шуларның дүртесе – Сарманда, бишесе Җәлилдәге йортларныкы. Төзекләндерү барышында тротуарларны ясау, асфальт җәю, көндәлек-көнкүреш калдыклары түгелә торган контейнерлар урнаштырылган мәйданчыкларны бетоннан эшләү, балалар мәйданчыкларына комнан җирлек әзерләү, кер киптерү һәм палас кагу урыннары булдыру кебек эшләр башкарылачак. Бу эшләргә республика казнасыннан 34,4 миллион сум акча каралган. Барлыгы 14 мең квадрат метр каты, 3 мең квадрат метр комлы өслек җәю күздә тотыла. Моннан тыш светодиодлы яктырткычлар белән 88 багана урнаштыру да планлаштырылган.
Бу көннәрдә район үзәгенең Ленин урамындагы 45, 47, 53 санлы күпфатирлы йортлар тирәсендә берләштерелгән ишегалдын төзекләндерү эшләре бара. Монда тротуарлар ясала, бордюрлар урнаштырыла, асфальт өслек җәелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев