САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» Гиннесның рекордлар китабына керү шартларын ачыклады

Гиннесның рекордлар китабы турында белмәгән кеше юктыр. Анда уникаль күренешләр, тарихи казанышлар, дөнья рекордлары һәм башка төрле мәгълүматлар тупланган. Бүген, 9 ноябрьдә, шул китап көне билгеләп үтелә.

Беренче тапкыр Гиннесның рекордлар китабы 1955 елда бастырылган. Ә аның идеясы сыра бүлмәсендә булган шаян бәхәс вакытында барлыкка килгән – аучылар кайсы кошның башкаларга караганда тизрәк очуын һич тә хәл итә алмаганнар. Бәхәстә катнашучыларның берсе «Гиннес» сыра кайнату заводы директоры Хью Бивер була һәм анда, теләсә нинди сорауларга җавап табу максаты белән, китап булдыру идеясе туа.
Ул вакытта Гиннесның рекордлар китабы хәзергесеннән шактый аерылса да, ул укучыларга шулкадәр ошаган ки, берничә айдан соң Лондонда иң күп сатыла торган китапка әйләнгән. Ә бәйрәмгә килгәндә, ул 2005 елда, 50 нче юбилейлы чыгарылышка багышланып, уйлап чыгарыла һәм шуннан бирле ноябрьдә билгеләп үтелә. Кызыклы факт: 1974 елда Гиннесның рекордлар китабы иң күп сатыла торган басма буларак үз битләрендә теркәлә. Зур тиражлар белән бары тик Библия, Коръән һәм Мао Цзедунаның өземтәсе генә басыла икән. Бүгенге көндә рекордлар китабы 134 миллион данә тираж белән чыга, ул дөньяның күп илләрендә 27 телдә бастырыла.
Ни өчен кешеләр бу танылган Китап битләренә керергә тартыла? Өстәвенә, төрле, кайчагында абсурд казанышлар белән? Психологлар моны күп кешеләргә үзләрен бәхетле хис итү өчен үзләрен уникаль дип санау кирәклеге белән бәйлиләр. Әлеге китапка ничек эләгергә? Процедура берничә этаптан тора: үзебезнең уникаль сәләтебезне ачыклыйбыз һәм Guinnessworldrecords.com сайтында тикшерәбез – кем дә булса җитезрәк булып чыкмадымы икән? Шуннан соң Бөек Британия башкаласында урнашкан рекордлар китабы штаб-квартирасына гариза язабыз. Рекордлар Китабы вәкилләре 12 атна эчендә гаризаны карыйлар. Әгәр дә потенциаль рекордчы эшне тизләтергә уйласа, ул 500 евро түләргә мөмкин. Гариза расланганса, килешү төзелә. Анда рекорд кую критерийлары, ягъни ул үтәлгәндә исәпкә алына торган шартлар күрсәтелә. Комиссия алдында рекорд куела (яисә юк, кемгә бәхет ничек елмая инде). Рекорд куелса, аның иясенә сертификат бирелә, ә китапта тиешле язма барлыкка килә.
Рекордлар китабында безнең ватандашларыбыз шактый. Әйтик, ике гасыр элек 69 бала тапкан рус крестьяны Васильеваның рекордын әле беркем дә кабатлый алмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев