САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Саклаубашта пай җире өчен түләү мәсьәләсен күтәрделәр 

.

Авыл җирлегенең халык җыены Саклаубаш мәдәният йортында узды. Капиталь төзекләндерү үткән бина үзенең зәвыклылыгы, купшылыгы белән каршы алды. Фойеда оештырылган кул эшләре күргәзмәсе иҗат дөньясына чакырды. Олы сәхнәдә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре концерт куйдылар. 
Җыенда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм 2021 елда районда башкарылган эшләр хакында чыгыш ясады. “Туган як” агрофирмасының баш агрономы Иршат Әхмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлеккә тукталды. Авыл участогы уполномоченные Данияр Нургалиев җирлектәге криминоген вәзгыять белән таныштырды. Халык җыенын Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Лилия Габидуллина алып барды, ул узган ел җирлектә башкарылган эшләрне дә анализлады. 
Соңыннан авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны бирде. Болар хакында тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз. 

#авылдаяшәүкемгәрәхәт

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт