Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә кешеләрне тану системасын гамәлгә кертергә ниятли. Бу хакта ТАСС агентлыгы ведомство башлыгы Ольга Васильевага сылтама ясап хәбәр итә.
Системаның төп максаты – куркынычсызлык. Ул видеоидентификация системасы аша контрольдә тотылачак.
«Хәзерге вакытта бездә сак системаларының дистәләгән варианты бар. Әмма идентификация системасы ышанычлы булуы белән бергә, арзанрак та», — ди Ольга Васильева.
Министр шулай ук уку йортларының административ өлешендәге барлык процессларның (эш башкару һәм бухгалтерия) электрон форматка күчәчәген искәртте. Бүгенге көндә ул мәктәп журналлары һәм укучыларның көндәлекләренә карата кулланыла.
Фото: pixabay.com
Нет комментариев