САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рената - сынлы сәнгать остасы

9-10 яшьләрендә Рената Япон анимация геройлары белән кызыксына башлый.

Буш вакытны файдалы үткәрү өчен, һәркемнең яраткан шөгыле булырга тиеш, зуррак үскән саен элеккеләренә яңалары өстәлеп торса-тагын да эйбәт.Азалак төп гомуми белем бирем мәктәбендә балаларның шөгыльләре күп һәм төрле.

Сынлы сәнгать дәресләре татар теле, рус теле, табигать белеме һәм технология белән тыгыз бәйләнештә уздырыла, болай эшләү әйләнә – тирәдәге күренешләрне тирәнтен аңларга һәм табигатьне бербөтен итеп кабул итәргә булыша.

Күмәк эш вакытында укучылар, үзара аңлашып, иптәшләренең иҗади уңышлары белән кызыксынып, дус-тату эшләргә өйрәнәләр. Эш күмәк башкарылса да, һәр балага үзе теләгәнчә иҗат итәргә мөмкинлек бирелә.

8 класс укучысы Хамидуллина Рената - мәктәпнең сынлы сәнгать остасы. Ул балалар бакчасына йөргәндә Америкада чыккан мультфильмнарны яратып карый торган була. Пластилиннан Рената ясаган мультфильм геройлары сыннары узләренең төгәллеге hәм нечкә детальләре белән шаккаттыра торган була тәрбиячеләрне. Кызның әнисе шул вакытта, сабыендагы сәләтне күреп, кулынан килгәнчә сәнгать кирәк-яракларын ала. 9-10 яшьләрендә Рената Япон анимация геройлары белән кызыксына башлый. Шул ук вакытка графика hәм пейзаж өлкәсендәге рәсемнәрдә үзенең осталыгын курсәтә. Телефонда рәсем ясау программаларын, үзлегеннән өйрәнеп, уңышлы куллана башлый,аңа компьютер да ярдәмгә килә.

Рената купсанлы конкурсларда рәсемнәре белән катнашып, грамота hәм сертификатлар алган. Укытучылар тематик конкурсларда катнаштырып, Ренатаның осталыгын ачарга ярдәм итеп торалар. Мәсәлән,”Бергә коррупциягә каршы” дип аталган Халыкара яшьләр конкурсында катнашып, район башлыгы Ф.Хөснуллин тарафыннан рәхмәт хаты hәм истәлекле бүләккә ия булган. Мәдәниять йорты хезмәткәрләре кызның рәсемнәреннән кечкенә генә күргәзмә ясап куйдылар.

Ренатага киләчәктә дә иҗади уңышларга ирешергә язсын, иҗат чишмәсе беркайчан да саекмасын, барлык хыял-өметләре тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев