САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районга архив эше буенча республика җитәкчесе килде 

Соңгы елларда республика хөкүмәте тарафыннан архивлар эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.

2016-2020 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү буенча дәүләт программасы да гамәлдә. Аның кысаларында район Башкарма комитетының архив бүлеге зданиесендә капиталь төзекләндерү эшләре алып барыла. Аның барышы белән танышу өчен, бүген районда Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова булып китте. Ул район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, архив бүлеге начальнигы Гөлшат Солтангалиева һәм башка җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә архив бүлегенең ремонтланган бүлмәләрен карады, соңыннан бергәләп киләчәккә бурычлар билгеләделәр, бүлекнең эш документлары белән таныштылар. 
- Район җитәкчелеге бүлеккә зур здание биргән. Гомумән, сарманлыларның эше мактауга лаек. Алга таба да шулай дәвам итегез, - диде Гөлнара Зәкариевна, ремонт барышыннан канәгать булып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев