.
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен самбо буенча ачык республика турниры узды. Анда 200 дән артык спортчы катнашты. Ярышларда район укучылары шактый гына уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә үз категорияләрендә биш спортчыбыз призлы урыннар яуладылар. Аларны ярышка тренерлары Айзат Харисов әзерләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз