Петровкалыларның гозерләре күп

.

 Бүген Петровка Завод авыл җирлегендә халык җыены үткәрелде. Анда катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Айдар Хөснетдинов җирлектә узган ел башкарылган эшләр, агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. “Сарман” агрофирмасы вәкиле Айдар Хәйретдинов агрофирма эшчәнлегенә тукталды. Полициянең участок инспекторы Ләззәт Хәсәновның чыгышы райондагы, участоктагы криминоген хәл турында иде. Район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова районның узган елгы социаль, икътисади эшчәнлеген яктыртты. Иң соңыннан алдынгылар бүләкләнде. 

 Җыенда катнашучы җитәкчеләр җирлек халкының күп санлы сорауларына җавап бирделәр. Халыкны: “Кирәкле даруларны ФАПка алып кайтып сатуны оештырып булмыймы?”, “Авылда ни өчен су колонкалары юк?” кебек сораулар, чишмәләрне, зиратларны төзекләндерү, спортзалны эшләтү, вафат булган якыннарны моргка алып бару һәм башка мәсьәләләр борчый. 

 Җыенда катнашучы җитәкчеләр шулай ук җирлектә яшәүчеләрнең кул эшләреннән оештырылган күргәзмәне дә кызыксынып карадылар.

 Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 май 2022 - 08:53
    Сарман ярминкәсеннән репортаж
  • 6 май 2022 - 08:47
    Күренекле мәгърифәтче Морад Рәмзине туган авылында искә алдылар
  • Сарман кызлары Мөслимдә!
  • Сарман күген ап-ак күгәрченнәр иңләде
  • Күренекле мәгьрифәтче Морад Рәмзинең иҗатына багышланган халыкара форум
  • Җәлил укучылары рухи кыйммәтләрне барладылар
  • Космонавтика көне белән бәйле хатирәләрегез юкмы, дуслар?
  • Матурлыкка гашыйк остабикә
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр