САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өшегән бәрәңгенең балын ничек бетерергә?

Балконда, базда температура 0 градустан төшеп китсә, бәрәңге өши. Әгәр температура 8 градустан артса, киресенчә, бәрәңге үрә башлый.

Өшегән бәрәңгене чыгарып ташларга ашыкмагыз  

Өшесә дә, бәрәңгене кире үз хәленә кайтарып була. Салкында бәрәңге крахмалы шикәргә әверелә башлый. Бәрәңге баллана. Тик берничә көн җылыда торса, сахароза кабат крахмалга әверелә. 5-8 көн эчендә бәрәңге элеккеге халәтенә кайта.

Бәрәңге бик нык өшеп беткән булса, аны җылыга алып куярга ярамый. Җылыда ул йомшарып китә, куллану өчен яраксызга әверелә. Мондый бәрәңгене саклау урыныннан берьюлы алып бетермәгез. Кирәк кадәр генә алып, ризык әзерләгез.

Кирәкле күләмдә туңган бәрәңгене алып, 5 минутка салкын суга салып торыгыз. Кабыгын чистартып, урталай ярып һәм кабат салкын суга салыгыз. Бу эшләр якынча 30 минут эчендә башкарыла. Шуннан соң бәрәңгене пешереп тә, ашка салып та, кыздырып та ашарга була.

Тик, крахмалы чыгу сәбәпле, мондый бәрәңге бераз корырак була.

Тагын бер ысул бар. Бәрәңге бүлбеләрен кайнар суга (50-60 градус) салыгыз. Кабыгы әрчелә башлауга алып, чистартыгыз. Бәрәңгене чистартуга ук, пешә торган ризыкка өстәргә кирәк. Болай эшләгәндә, бәрәңге тәме бозылмаячак.

Ерак Төньякта яшәүче халыклар бәрәңгене шулай әзерләп ашый.

Реклама

Бәрәңгедәге баллы тәмнән ничек котылырга

Өшегән бәрәңгенең балын бетерү өчен, аш серкәсе (укусус) та ярдәм итә. Кирәкле күләмдә бәрәңге бүлбеләрен алырга һәм 5-10 минутка салкын суга салып торырга. Шуннан соң кабыгын чистартырга, турарга, һәм кайнап торган суга салырга. Бәрәңге пешә торган суга, 1 литрга 1 аш кашыгы исәбеннән, аш серкәсе өстәргә. Мондый суда пешкән бәрәңгенең суын саркытырга һәм әзерләнә торган ризыкка өстәргә.

Кызганычка каршы, мондый бәрәңгенең балы бөтенләй бетмәс. Шулай да аны файдаланып була. Кәбестә шулпасына, чөгендер ашына балланган бәрәңге өстәсәң, аеруча тәмле була.

Балланган бәрәңгедән котлет та ясап була. Моның өчен, өшегән бәрәңгене, эретмичә угычтан уарга. Он, йомырка, тәмләткечләр, тоз салып болгатырга һәм котлетлар ясарга. Майлы табада ике ягын да кыздырып алырга. Бәрәңгенең балын тәмләткечләр – тоз, борыч, лавр яфрагы, хуш исле борыч, укроп, петрушка тәме каплый.

Бераз өшегән бәрәңгедән бик тәмле фри-бәрәңге ясап була.

Әгәр бәрәңге бөтенләй өшеп бетсә, балын берничек тә бетереп булмаса, һичьюгы хайваннарга ашатыгыз.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/26-01-2018/sheg-n-b-r-gene-balyn-nichek-betererg-4913922

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев