САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нөркәйлеләр – үрнәк халык

.

  Бүген Зур Нөркәй авыл җирлегендә үткәрелгән халык җыенында да әлеге фикер ассызыкланды.
 Җыенны Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы Рәшит Гайсин ачып җибәрде һәм җирлектә узган ел башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләде, агымдагы ел планнарына тукталды. “Нөркәй” агрофирмасының “Уңыш” бүлекчәсе идарәчесе Рөстәм Розумбетов шулай ук узган ел агрофирмада башкарылган эшләр белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Эльвир Мәүлиев райондагы, участоктагы криминоген хәл турында сөйләде. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева районның узган елгы социаль, икътисади эшчәнлеген яктыртты. Нөркәйнең борынгы һәм данлыклы авыл булуын билгеләп үтте. Җыен ахырында халык хуҗалыгының төрле тармакларында тырыш хезмәт куючы алдынгылар бүләкләнде.
 Җыенда катнашучылар өчен җирлек сәнгать осталарының концерты, халык уен коралларыннан һәм кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт