САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мөслим театры Сарман мәдәният йортында «Зәңгәр шәл» драмасын сәхнәләштерде

8 ноябрьдә район мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын булмады.

Сәбәбе бик гади булды – Мөслим районы халык театры бу көнне Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» дип исемләнгән музыкаль драмасын сәхнәләштерде.
Әлеге театр Халыкара театр коллективларының «Идел-йорт» фестиваленең Гран-при иясе дә булган иде. Артистларның тамашачыларның өметләрен акладылар, драманың бөтен биш пәрдәсе дә көчле алкышларга күмелде. Аны карарга район җитәкчелеге, Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендәге делегация дә килде. Сәхнәләштерелгән күренеш тәмамланганнан соң Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин Мөслим кунакларына район халкы исеменнән рәхмәт белдерде, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X