САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мортамакта сорау бирүче булмады

.

 Мортыштамак авыл җирлегендә узган җыенда район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты. Ул узган ел районда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Җирлек башлыгы Илдар Һадиуллинның чыгышында җирлектә эшләнгән эшләр хакында сүз барды. “Сарман” агрофирмасының баш агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларга тукталды. Участок полиция уполномоченные Марс Кәримов криминоген вәзгыять белән таныштырды. Барлык чыгыш ясаулардан соң сораулар бирергә мөмкин булса да, авыл халкы зур проблемалар күтәрмәде. Биредә барлык туган сорауларны вакытында хәл итеп баралар, район үзәгенә якын урнашкан авылларның берсе буларак та, уңайлы мохит булдырылган. Җирлек тормышында активларга район, җирлек җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт