Мортамак музее Татарстанда Цифрлаштыру елын үткәрергә әзерләнә
.
Авылның музее Сарманның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның филиалы булып тора. Андагы экспонатларның күплеге, үзенчәлекле булуы музейда булган һәркемне гаҗәпләндерә. Мәсәлән, музейларда сирәк очрый торган күрек тә бар монда, башка төрле тормыш-көнкүреш җиһазлары да үткәннәргә алып кайта. Мәдәният йорты фойесында урнаштырылган күргәзмәдә Татарстанда Цифрлаштыру елы уңаеннан әзерләнгән өлеше дә бар иде. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр. Тарихка кереп калган борынгы, элекке элемтә җайланмаларын, чыннан да, хәзер музейларда гына очратырга мөмкин.
Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев