САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мөхәммәтхафиз” мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте 

Изге Рамазан ае - күңелләребезгә изгелек, игелек иңдерүче ай.

Мәчетләргә йөрү, Аллаһның рәхмәте белән Коръәнне тыңлау, ифтар – авыз ачу мәҗлесләрендә булу, бергәләшеп тәравих намазларын уку – шөкер кылу өчен матур сәбәпләр. Узган шимбәдә Янурыс авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе үтте. Авыл имам-хатыйбы Мансур Хәбилов вәгазьләр укыды, Алмаз Салихов азан әйтте, аннан хөрмә белән су кабып авыз ачтылар, ахшам намазы укылды. Быел намазга басучыларның саны күп булуы да сөендерде. Өлкәнрәкләр белән беррәттән яшьләр, балалар да намаз укыдылар. Аннан авылдашлар, кайткан кунаклар ярдәме, тырышлыгы белән әзерләнгән сый-нигъмәтләр тулы өстәлдә сыйланып алдык. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә: “Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган һәммә кешенең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла”, диелгән. Аллаһының мең рәхмәте яусын. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев