САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Мини-футбол уенының чемпионы билгеле булды

.

Бүген район оешмаларының ир-егетләр җыелма командалары арасында үткәрелгән мини-футбол буенча чемпионатның финал уеннары узды. Барлыгы 16 команда үзара көч сынашып, аларның дүртесе финалга чыккан иде. Ә калган командалар арасында Кече кубок уйнатылды. Аңа мәгариф бүлеге җыелма командасы лаек булды . Финал уеннары нәтиҗәләре буенча Җиңүче булып беренче номерлы  Сарман спорт мәктәбе футболчылары танылдылар. Икенче урынга - муниципаль хезмәткәрләр,  өченчегә эшмәкәрләр җыелма командалары  чыктылар. Мөселман кардәшләр дүртенче булдылар. Аерым номинацияләр җиңүчеләре дә бүләкләнделәр. Барлык җиңүчеләргә һәм призерларга  уеннарның иганәчесе Радик Солтанов белән берлектә район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин Кубоклар, грамота һәм истәлек бүләкләре  тапшырдылар.

 

Альбина Сабирова язмасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев