САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Май-июльдә аномаль һава торышы көтелә

Синоптиклар фаразлавынча, майдан алып июльгә кадәр Төньяк ярымшарда уртача һава температурасы нормадан артыграк булачак, шуңа Бөтендөнья метеорологик оешма картасы кызыл төскә буялган, дип сөйләгән Гидрометүзәкнең гыйльми җитәкчесе Роман Вильфанд.

Белгеч сүзләре буенча, Русиянең Европа өлешендә һәм Уралда һава температурасының нормадан артыграк булуы якынча 50% тәшкил итә, илнең Азия өлешендә бу ихтимал – 60%тан артыграк.     Галим шулай ук Бөтендөнья метеорологик оешманың Русия өчен фаразы ил метеороглары фаразлары  белән тәңгәл килүен белдерде. Вильфанд тагы бер тапкыр  бу сүзләрнең фараз гына һәм күбрәк метеороглар өчен ориентир булып торуын ассызыклады, чөнки андый зур вакыт аралыгына төгәл һава торышын алдfн әйтү  мөмкин хәл түгел, диде.   Бөтендөнья метеорологик оешма картасындагы ак тапларга килгәндә  (ул явым-төшем ихтималлыгын күрсәтә), алар хәтта якынча фаразлар ясарга да мөмкинлек бирми. 

 

Реклама

 Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=32976

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X