САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләшәү-Тамак авыл җирлеге халкын су мәсьәләсе борчый

.

Ләшәү-Тамак авыл җирлегендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча авыл җыены үтте.
Җирлек башлыгы Илфат Хәбибуллин узган елда башкарылган эшләр белән таныштырды һәм 2022 елга планнарга тукталды. «Җәлил» агрофирмасының Иске Минзәләбаш җитештерү комплексы баш инженеры Раил Газизов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Марс Кәримов криминоген хәл белән таныштырдылар. Җәлил урманчылыгы вәкиле үзенә кагылышлы сораулар буенча чыгыш ясады. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды. Җыен барышында төрле дәрәҗәдә бүләкләнүчеләр дә булды.
Җыелышта, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар. Җирлекнең кечкенә талантлары үз осталыкларын күрсәттеләр. Чара барышында төрле сораулар яңгырады.
Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт

Ильназ Сираев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт