САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ләке авыл җирлегендә халык җыены оешкан төстә үтте

.

Бүген Ләке авыл җирлегендә халык җыены оештырылды. Аны җирлек башлыгы Лилия Шәрипова алып барды. Ул 2021 елда башкарылган эшләр һәм 2022 елга булган бурычлар турында сөйләде. «Нөркәй» агрофирмасының «Уңыш» бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Розумбетов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок уполномоченные Ләззәт Хәсәнов криминоген хәл белән таныштырдылар. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышына тукталды. Җыен барышында халыктан яшелләндерү, юллар, диспансеризация һәм пай җирләре буенча сораулар яңгырады.
Җыелышта, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар. Мәдәният йорты берләшмәләренең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды.
Тулырак язманы район газетасының киләсе саннарыннан укый аласыз.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт

Ильназ Сираев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт