САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күтәмәледә Сабантуй күңелле үтте + (ВИДЕО)

17 июнь көнне районыбызның авыл җирлекләрендә бәйрәмнәр узды.

 Күптән күрешмәгән, очрашмаган авылдашлар, классташлар, туганнар бергәләшеп күңел ачтылар, сөйләшеп сүзләр бетмәде. Һава торышы искиткеч яхшы торды. Күтәмәле авылының Сабантуй мәйданы бик матур аланлыкта урнашкан. Кунаклар да аның гүзәл табигатенә таң калдылар. Туган авылы бәйрәмен үз итеп, авылдашлары белән күрешергә Миргазыян Зәки улы Таҗиев та кайткан иде. ТР атказанган җырчысы Лилия Муллагалиева һәм аның иҗатташ дуслары бәйрәм кәефен тагын да күтәрделәр. Аларның Сабантуйга килүләрен, авылдашларына бүләк итеп, Ләззәт Әхмәтшин оештырган. Авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев, бәйрәмне ачып, җирлек халкын, кунакларны Сабантуй белән белән тәбрикләде, “Җәлил” агрофирмасы директоры Эдвард Төхбәтуллин, бәйрәм сәламенә кушып, бүлекчә уңганнарына Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырды. Мәйдан уртасында төрледән-төрле кызыклы уеннар гөрләде, теләгәннәр аларда катнашып, бүләкләр алдылар. Җыр-моң яңгырап торды. 
Ә сездә бәйрәм ничек үтте, хөрмәтле дуслар? Истәлекле мизгелләрегез, матур тәэсирләрегез белән уртаклашыгыз, көтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев