САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәүҗияктә балаларны яклый беләләр

 1июнь-Халыкара балаларны яклау көнен Кәүҗияк авылы "Кояшкай" балалар бакчасы коллективы да бик матур итеп уздырды.

 Тышта кар төшкәләп торса да бүлмәдә бәйрәм рухы. Кунакка авыл китапханәчесе хезмәткәре Гөлшат апалары да килгән иде. Ул балаларга бик матур балачак турында шигырьләр укыды, әкият китаплары бүләк итте. Балалар үзләре дә җавапсыз калмадылар: концерт номерлары һәм төрле уеннар күрсәттеләр. Бәйрәмдә катнашучы әти-әниләр балаларга күчтәнәчләр өләште. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев