САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Китап» радиосы марафоны белән бәйле хәлләрдән соң Башкортстанда эшче төркем төзелә

Махсус эшче төркем мөрәҗәгатьләрне халык санын алу тәмамланганчы кабул итәчәк. 

Башкортстанда «Китап» радиосының автойөрешен автоматлар белән каршы алганнан, кайбер районнарга төркемне кертмәгәннән соң Башкортстан Республикасында махсус эшче төркем төзелде. 
«Башкортстанда җанисәпнең дөрес һәм чын булуын телибез. Чөнки, ким дигәндә, киләсе 10 елда төрле дәүләт органнары шул мәгълүматны кулланачак. Бүген без халык санын алып кына калмыйбыз, ә үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәгенә нигез салабыз. Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты Башкортстанда җанисәп вакытындагы вазгыятьне контрольдә тоту һәм мониторинглау өчен махсус эшче төркем оештыру карарын кабул итте», — диде Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Корылтае депутаты Заһир Хәкимов. 
Депутат әйтүенчә, бу карарны кабул итәргә аларны «Китап» радиосының Казан-Уфа-Казан автойөреше вакытындагы вакыйгалар дә этәргән. Белгәнегезчә, кичә «Китап» радиосын Башкортстанның берничә авыл һәм районнарына кертмәделәр. Ә Дүртөйле шәһәрендә коллективны бөтенләй автоматлы Росгвардия хезмәткәрләре каршы алдылар, иҗат төркемен машина озата йөрде. 
 «Китап» радиосының Башкортстандагы автойөреше вакытында начар вакыйгалар булды. Бу эшче төркем шундый хәлләрдән сакланырга булыша», — диде Заһир Хәкимов «Татар-информ» хәбәрчесенә. 
«Без барлык мөрәҗәгатьләрне, кешенең нинди милләттән булуына карамыйча, кабул итәргә әзер. Кирәк очракта, Башкортстан Республикасы халыклары Ассамблеясыннан коллегаларыбызны да җәлеп итә алабыз», — дип ассызыклады ул. 
Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитетына Уфа шәһәре, Рихард Зорге урамы, 9/1 йорт адресы буенча яки kongresstatarrb@gmail.com электрон почтасына, шулай ук +7(919)145-46-51 һәм 8(347) 246-48-45 телефон номерлары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Эшче төркем сан алу төгәлләнгәнче — 14 ноябрьгә кадәр була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев