САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Китап» радиосы һәм уфалылар Тукай һәйкәле янында «Туган тел»не җырладылар

Тамашага килүчеләр Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

«Китап» радиосы командасы һәм башкортстанлылар Казан-Уфа-Казан автойөреше барышында Уфадагы «Нур» татар драма театры каршында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында «Туган тел»не җырладылар.
Кичә, 26 октябрьдә, «Китап» милли радиосының «Мин матурлык эзләп йөрим…» автомарафоны Уфада булды. Анла катнашучыларны татар оешмасы җитәкчелеге, радио сөючеләр, журналистлар каршы алдылар.
Чарада катнашучылар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Ахырдан барысы бергә «Туган тел»не җырладылар. Шулай ук «MINGAZOV» кавер төркеме татар һәм башкорт халыкларына яхшы таныш булган җырлар башкарды, радионың башкарма продюсеры Лилия Кадырова шигырьләр укыды.
Казан-Уфа-Казан автойөреше 25 октябрьдә Казанда старт алды. Бу вакыт аралыгында анда катнашучылар Татарстанның Мамадыш, Минзәлә, Актаныш районнары, Чаллы шәһәре, Башкортстанның Дүртөйле шәһәре, Үрге Яркәй авылы, Чакмагыш районы һәм Уфа буйлап уздылар.
Бүген марафонның соңгы көне. Хәзерге вакытта төркем Башкортстан буенча марафонны дәвам итә. Соңрак ул Татарстанның Әлмәт шәһәрендә дә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев