САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясе кысаларында Долгуновларга ярдәм иттек

Игелекле эшләр көчле итсен.

1 июнь көнне матбугат үзәге узган ел игълан иткән “Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне” хәйрия акциясенең икенче этабына старт бирелгән иде. Аның кысаларында без район халкы белән берлектә күпбалалы, мохтаҗ, авыр хәлдә калган гаиләләргә, физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итүне дәвам итәбез. Шушы көннәрдә Дружба авылында яшәүче, янгын чыгып, йорт-җирсез калган, гаилә башлыгын югалткан Долгуновлар янында булып кайттык. Бүгенге көндә Раиса апа ике баласы белән бер кечкенә генә өйчектә яши.

— Ләке авылында гаиләгә торыр өчен фатир әзерләдек. Көзгә шунда күченәчәкләр. Хәзер җәй көне булганга гына, төзелеш тә баргач, бакчалары да бар, монда яшәп торалар, - ди авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова.

Рая апаның җиде баласы бар. Аларның өчесе үз тормышлары белән яши-ләр, икенче сыйныфны тәмамлаган Диана һәм си-гезенчене бетергән Демьян – әниләре янында. Аларга бәйләнгән оекбашлар, шапка-бияләйләр, тәмле күчтәнәчләр тапшырылды. Матбугат үзәгендә эшләүчеләрдән акчалата ярдәм дә булды.

—Барлык район, авыл хал-кына, агрофирмага, "Шәфкать" үзәгенә рәхмәтле без. Авыр вакытта ялгызыбызны гына калдырмадылар. Акчалата да, киемләтә, продукция белән дә ярдәм итеп торалар. Җыелган акчаларга, өмә итеп, яңа йортка нигез ясап куйдык, - ди Рая апа.

Бердәмлек авыр вакытта сынала. Кыен хәлгә юлыккан-нарга игелек кылу – саваплы эш. Бәла-каза беркемнән дә сорап килми. Андый афәтләрдән Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын, күргәннәргә сабырлык бирсен.

Альбина Сабирова    

 

Районның Социаль-мәдәни үсеш фонды, күпбалалы бу гаиләгә ярдәм итү өчен, «АК БАРС» банкында счет ачты. Аның реквизитлары:

Р/с 40703810405210000006 ПАО «АК БАРС» г.Ка­зань.

К/с 30101810000000000805.

ИНН 1653001805. БИК 049205805

Назначение платежа: благотворительная помощь семье Долгуновых, пострадавшей при пожаре (д.Дружба Сармановского района).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев