САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Каташ Каранда су коесын алмаштырырга тәкъдим иттеләр 

.

Әлеге гозерне Янурыс авыл җирлегендә узган җыенда Каташ Каран авылының актив ветераны Ринат Ахунов җиткерде. Ул һәм Янурыста яшәүче мәгариф ветераны Әзһәрия Шәрипова авылда башкарылган күркәм эшләр өчен район, җирлек җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре дә ирештерделәр. Үз чыгышында авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева барлык эшләнгән һәм планлаштырылган эшләр хакында тәфсилләп сөйләде. “Сарман” агрофирмасының баш агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларга тукталды, киләчәккә планнары белән таныштырды. Участок полиция уполномоченные Эльвир Мәүлиев райондагы һәм җирлектәге криминоген вәзгыять буенча чыгыш ясады. Җыенда катнашкан район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның 2021 елдагы социаль-икътисади торышын анализлады. Соңыннан җирлек активистларын, юбилярларны бүләкләүләр булды.

Альбина Сабирова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт