САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карлыган яфрагы чәен эчеп калырга тырыш җәен

Көзгә кергәнче, бакчадагы чәегезгә кара карлыган яфрагы кушып эчегез. Яфракларны ботакларның очындагыларын гына җыегыз.

Халык табиб­лары кара карлыган яфрагы организмны чис­тарту һәм ныгыту үзле­генә ия дигән фикердә тора. Йө­рәк һәм сидек юллары авыруларыннан интегүчеләр өчен ул аеруча файдалы. Салкын тиеп авырганда эчсәң дә сихәте була. Карлыган яфрагыннан кайнатылган чәй ашказаны өчен дә файдалы. Тәмәке тартучылар да аны чәйләренә салып эчәргә тиеш. Яфрактагы табигый антиоксидантлар агулы матдәләргә каршы тора һәм аларны организмнан чыгара. Кара карлыган яфрагы составында эфир майлары һәм фитонцидлар, С витамины, магний, кальций, калий, фосфор күп.

 

Фото

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/karlygan-yafragy-chen-echep-kalyrga-tyrysh-en

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев