САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Карашайда мактаулылар күп

.

Бүген Карашай-Саклау авыл җирлеге халкы узган елгы эшкә йомгак ясады, агымдагы елга бурычлар билгеләде. 
 Җыенны авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниева ачып җибәрде һәм җирлектә узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. Шушында ук агымдагы елга бурычлар билгеләнде. “Нөркәй” агрофирмасының “Вахитов” бүлекчәсе җитәкчесе Хәлил Шәйхразыев агрофирмада узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. Полициянең участок инспекторы Данияр Нургалиев райондагы, участоктагы криминоген хәл турында сөйләде. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева районның узган елгы социаль, икътисади эшчәнлеген яктыртты. Җыен ахырында халык хуҗалыгының төрле тармакларында тырыш хезмәт куючы алдынгылар бүләкләнде.
 Җыенда катнашучылар өчен җирлек сәнгать осталарының концерты, шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукциядән һәм кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт


 Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт