САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә халык җыены оештырылды

.

Район авыл җирлекләрендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча отчет җыелышлары дәвам итә.
Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә үткән халык җыенын җирлек башлыгы Айдар Габдрахманов алып барды. Ул 2021 елда башкарылган эшләр һәм 2022 елга булган бурычлар турында сөйләде. «Җәлил» агрофирмасының Иске Минзәләбаш җитештерү комплексы баш инженеры Раил Газизов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок инспекторы Марс Кәримов криминоген хәл белән таныштырдылар. Җәлил урманчылыгы вәкиле чыгышы да тыңланып китте. Авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Ленар Мөхәммәтҗанов та үзенә җаваплы өлкә эшчәнлегенә тукталды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы белән таныштырды. Җыен барышында төрле дәрәҗәдә бүләкләнүчеләр дә булды.
Җыелышта, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә катнаштылар. Авыл пекарнясы ярдәме белән азык-төлек ярминкәсе оештырылды, мәктәп музее күргәзмә куйды. Җирле артистлар үз талантларын күрсәттеләр. Чара барышында төрле сораулар яңгырады
Тулырак язманы район газетасының алдагы саннарыннан укый аласыз.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт

Реклама

Ильназ Сираев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт

2
X