САРМАН
  • Рус Тат
  • Иске Кәшердә алтын медаль кемнәр кулында?

    Медальле кызларыбыз.

    Район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре узды. Быел Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныфын 5 кыз тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басалар. Ә 9 нчы сыйныфны 10 укучы тәмамлады.Алар барсы да кулларына өлгергәнлек аттестаты алдылар. Шушы укучылар арасында гел “5” билгесенә генә укучылар да бар.11 нче сыйныфта Гусманова Рүзилә, Харисова Эльвина – алтын медаль белән, 9 нчы сыйныфтан Сәйфуллина Лилия бик яхшы –“5” легә генә тәмамладылар.11 нче сыйныфта – 5 кыз бишесе 5 авылдан килеп укыдылар. Бик тырыш, дус булып, бер коллективка тупландылар,бишесе дә яхшы билгеләргә тәмамладылар.

    Алтын медальгә бетерүче кызларыбыз белән без горурлана алабыз. Алар уку дәверендә төрле конкурсларда, олимпиадаларда, фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясап, призлы урыннар, грамоталар, дипломнар алдылар. Гусманова Рүзилә Яңа Имәндә башлангыч белем алып, 5 нче сыйныфка Күтәмәле мәктәбенә килә. Анда укыган вакытта да гел алдынгылар сафында була. 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итү теләге белән, 10 нчы сыйныфка безнең мәктәпкә килде.Төрле конкурсларда, олимпиадаларда,фәнни конференцияләрдә катнашуын дәвам итте һәм призлы урыннар алып, укытучыларны ,әти-әниләрен сөендерде. Әлбәттә, ул бу уңышларга ирешүендә үзен укыткан укытучыларына бик тә рәхмәтле. Дәүләт имтиханнары вакытында рус теленнән –100 балл, җәмгыять белеменнән 86 балл җыйды.”Моңа ирешүдә шушы фәннәрдән укыткан укытучыларым Римма Григорьевна, Венера Рафизовнаның хезмәте зур, аларга рәхмәтле мин”,-ди кыз. Икенче алтын медаль иясе – Харисова Эльвина башлангыч сыйныфтан ук шушы мәктәптә белем алды. Кечкенәдән үк үзенең тырышлыгы белән аерылып торган бу кызыбыз да үзен укыткан Гөлназ Альфредовна, Венера Рафизовна, Роза Рафаэлевна, Зилфира Мирсаефовналарга рәхмәт җиткерергә тели. Бу кызларыбыз – безнең горурлыгыбыз.

    Дәүләт имтиханнары артта калды, алда зур тормыш юлы көтә. Хыялларны чынга ашырасы, һөнәр үзләштерәсе бар. Чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар теләп, олы юлга озатып калабыз һәм алдагы елларда да мәктәбе-безне тәмамлаучылар арасында медальле укучыларыбыз булса иде, дигән өметтә калабыз.

    Эльмира Закирова, сыйныф җитәкчесе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: