САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Кәшер халкы салам сорады 

.

Җирлектә терлек асраучылар күп, тик менә салам кытлыгы гына борчый аларны. “Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәр”, - диде бу уңайдан Иске Кәшер авылы җирлегенең халык җыенында катнашкан район башлыгы Фәрит Хөснуллин. Авыл халкы башка кызыксындырган сорауларын да бирде. Аларның күбесенә җавап җирлек башлыгы Раян Дәүләтҗанов чыгышында да яңгырады. “Җәлил” агрофирмасының баш агрономы Марат Салихов узган елгы уңыш нәтиҗәләренә тукталды, алга куелган бурычларны атады. Участок уполномоченные Рөстәм Сәлемгәрәев җирлектәге криминоген вәзгыять белән таныштырды. Җыелыш ахырында бүләкләүләр дә булды. Җыенда катнашучылар үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның, мәдәният хезмәткәрләренең чыгышларын да, мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмәне дә яратып карадылар. Авыл тарихына багышланган музей үзенә бик күп истәлекләр туплаган, алары да һәркемнең күңеленә хуш килде.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт