Алар икесе дә гомер буе диярлек нефть тармагында хезмәт куялар, Илдус абый нефть ятмаларының ничек урнашуын, тирәнлеген, биеклеген тикшерүче оператор булса, Энҗе апа нефть чыгару буенча оператор вазифаларын башкара. Икесе дә күп санлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр, «Хезмәт ветераны» медаленә ия булалар. Лаеклы ялга чыгуларына да – дистә елдан артык. Ләкин бер генә көнгә дә хезмәттән аерылып торганнары юк. Илдус абый унбер ел поселокның беренче мәктәбендә слесарь вазифаларын башкарган, ә Энҗе апа бүгенге көнгә кадәр поселок ветераннар советы клубында техник хезмәткәр булып эшли. Волонтерлар сафына кушылуларына да өч елдан артып киткән.
Аларның төп бурычлары – маскировка челтәрләре өчен материаллар әзерләү.
– Башта аларны халыктан җыелган чүпрәк-чапраклардан үрә идек. Аларны иң элек кисәбез. Кул белән кисү бик күп вакытны ала. Икенчедән, төрле-төрле материаллардан киселгән тасмалар үзләре авыр, күләмнәре дә зур була иде. Төркемгә җитәкче булып Мәдинә Сабирова килгәч, поселок советы биргән тасмалардан үрә башладык. Алар да бик уңайлы булмады. Соңыннан материалларны Санкт-Петербургтан кайтара башладылар, – ди Энҗе Гыйниятуллина.
Аларны волонтерлар Әлмәт шәһәреннән барып алып, туры Гыйниятуллиннар фатирына алып кайталар. Ни өчен, дигәндә, алар җыела торган ветераннар клубында болай да күп төрле эшләр башкаралар: токмач кисәләр, коры ашлар тутыралар, окоп шәмнәре ясыйлар... Җыеп кына әйткәндә, маскировка материалларын да алып кайтып тутырырга анда урын юк.
– Бер алып кайтканда, менә шундый унҗиде барабан алып кайталар, – дип сүзен дәвам итә Энҗе апа.
Бер барабанга уртача 280-300 метр тирәсе материал уралган була, ә киңлеге – 40 сантиметр.
Гыйниятуллиннар безне эш процессы белән дә таныштырдылар. Энҗе апа барабанны идәнгә урнаштыра да, үлчәп, метр ярымлы кисәкләргә кисеп, төреп, Илдус абыйга тапшыра. Ә анысы аларны пресс астына куя, соңыннан алты сантиметр киңлектәге тасмаларга кисә. Моның өчен ул махсус станок та көйләгән.


– Кулдан кисү өчен бик күп вакыт кирәк булыр иде. Унҗиде барабанга 5 километрдан артыграк материал уралган. Ә инде аларны алты сантиметр киңлектәге тасмаларга да бүлсәк, 50 километрдан артыграк килеп чыга. Станок белән унҗиде барабанны санаулы вакыт эчендә кисеп бетереп була. Аның төп өлеше заводта эшләнгән, элеккеге фотопленкалар кисә торган җайланма. Кырыйларына ике «ограничитель» ясап урнаштырдым, тасмаларны алты сантиметр киңлектә кисә торган итеп көйләп куйдым, – ди Илдус абый.
Киселгән материалларны тип-тигез өемнәр итеп өстәлгә өеп бара, соңыннан, капчыкларга тутырып, ветераннар клубына илтеп бирәләр. Ләкин әле бу – материал эшкә әзер, дигән сүз түгел. Ветераннар клубында волонтерлар тасмаларны кабат кисеп чыгалар: бу юлы – «елочка» формасында. Аннан соң гына алар маскировка челтәрләре үрү өчен яраклыга әйләнә.
– Ишетеп белүебезчә, зуррак җирләрдә тасма кисә торган станокларның автоматлаштырылганнары да була, ләкин алар зур – фатир яки ветераннар клубы бүлмәсенә генә сыярлык түгелләр, – ди Энҗе апа.
Тасма кисү һәм төрүдән буш вакытта ул да ветераннар клубында була. Иртән бүлмәләрне җыештырып алса, аннан соң волонтерлар белән бергә челтәр үрә, башка төрле шөгыльләргә кушыла.
– Анда эш күп. Көн саен иртәнге сигездән көндезге унбергә кадәр эшлибез. Шимбә, якшәмбе көннәрендә генә ял итәбез. Барлыгы утызлап кеше йөрибез бирегә. Коллективыбыз бик дус, ярдәмчел. Кирәк булса, махсус хәрби операциягә дә барабыз, дип янып торалар кызларыбыз. Бергәләп, тәмләп, чәй дә эчеп алабыз. Барлык шатлык-борчуларны уртаклашабыз. Ниндидер сәбәпләр белән бер-ике көн килә алмыйча торсак, бер-беребезне сагынып өлгерәбез, шул кыска гына арада күңелгә бушлык кереп урнаша, нидер җитмәгән төсле тоела башлый, – ди Энҗе апа.
Бүгенге көндә гаилә Илдус абыйның моннан күп еллар ук йортлар төзелешенә керткән тырыш хезмәте өчен «Җәлилнефть» идарәсе биргән өч бүлмәле иркен фатирда яшиләр. Илдус абый турында поселок ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева әйткән сүзләрнең дөреслегенә дә инандык: тырыш, эшчән, барлык эшкә дә оста ул. Ярдәм сорап, күршегә кергәннәре юк, хуҗа «белмим» дип тормый, барлык эшне үзе башкара. Узган ел бакчаларына икәүләп өр-яңа мунча да өлгерткәннәр, өч бүлмәне «вагонка» белән төреп тә чыкканнар. «Ул эш белгәч, миңа да җиңел», – ди Энҗе апа. Оператор, ташчы, балта остасы булуы өстенә Салкын Алан ягындагы чишмәләрне төзекләндерүгә дә зур өлеш керткән.
– Кайчан ял итәсез? Кешегә, бигрәк тә өлкәнәеп баручыларга анысы да кирәк бит, – дим.
«Өлкәнәеп баручы» дип болай гына әйтүем инде: һич кенә дә олыгаеп баручыларга охшамаганнар алар. Икесе дә – җиңел гәүдәле, җитез хәрәкәтле. Кичкә таба бакчада эшләп кайтырга да өлгерәләр алар.
– Безнең ял урыны – шул инде. Анда күңел дә, тән дә ял итә. Һәр эшне яратабыз, шул исәптән – волонтерлыкны да. Безнең өлеш кергән маскировка челтәрләре егетләребезнең гомерләрен саклап калырга ярдәм итсен иде, дип телибез. Бу хезмәт үзебезгә дә көч бирә. Анда хезмәт итүче егетләребездән Рәхмәт хатлары алу, җылы сүзләр ишетү бик рәхәт. Сез үргән сеткалар бик әйбәт, безгә нык ярдәм итәләр, диләр алар, – ди Илдус абый.
Әле Сабан туенда да ра-йон башлыгы һәм поселок җитәкчелеге бүләкләгәннәр үзләрен. Күп санлы Рәхмәт хатларыннан тыш, Энҗе апаның махсус хәрби операциядән кайткан «Фронтка ярдәм өчен» медале дә бар.
Тик, ни кызганыч, кешеләр арасында волонтерлыкның төп асылын аңлап бетермәүчеләр дә бар икән!
– Сезгә ветераннар клубында эшләгән өчен акча түлиләрдер инде, диючеләр булды. Анда эшләгән, чүпрәк кискән өчен сезгә күпме түлиләр, дип сораучылар да бар. Без бу эшләрне акча өчен эшләмибез. Илебез имин булсын, егетләребез исән-сау туган якларга әйләнеп кайтсыннар, дип эшлибез, – диләр Гыйниятуллиннар.

Бергәләп өч бала үстергәннәр, өчесенә дә югары белем биргәннәр. Миләүшә – психолог, Санкт-Петербургта яши, Илнур газ тармагында эшли, Себергә төпләнгән, Ләйсән – менеджер, Казанда гомер кичерә. Бәхетле бабай белән әби бүгенге көндә 8 онык куанычын да күрәләр. Тик менә махсус хәрби операция алар гаиләсенә волонтерлык ярдәме аша гына түгел, кайгы-хәсрәте белән дә таныш. Кияүләре Радик өч ел чамасы элек үк ил сагына баса, ә моннан өч-дүрт ай элек аның батырларча һәлак булуы турында хәбәр килә. Тик кайгыларга сыгылып торыр чак түгел: инде калганнары – исән, җиребездә иминлек булсын. Аларның икесен дә изге уй, изге теләк берләштерә. Менә шуларны чынга ашыру хыялы тормышларына олы ямь һәм тирән мәгънә өсти. Дөрес, кайчак Энҗе апа басуларда скважинадан скважинага йөргән чакларын сагынып ала. Машинада үткән чакта, басу-болыннардагы мәгърур коштай утыручы качалкаларга, күзләре талганчы, каерылып-каерылып карап бара. Ә бит кышның ап-ак бураннары, яз-көзнең коеп китә торган яңгырлары астында аз калмаган ул. Күпләр акча өчен генә түзә торган бу хезмәт аңа җан рәхәтлеге, күңел тынычлыгы һәм бәхет хисе бүләк иткән. Ә инде волонтерлык кебек игелекле хезмәт турында әйтәсе дә юк. Ил язмышы – менә шундыйлар җилкәсендә.
Нет комментариев