Гыйниятуллиннарның волонтерлар сафына кушылуларына өч елдан артып киткән
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга волонтерлар ярдәме – халык бердәмлегенең тере чагылышы, һәм ул армиягә булышлык күрсәтүнең мөһим бер өлеше булып тора. Әлеге хәрәкәт төрле яшьтәгеләрне һәм төрле һөнәр ияләрен берләштерә. Алар изге эшкә кемнеңдер чакыруы буенча түгел, ә йөрәк кушуы буенча булышлык күрсәтәләр. Җәлил поселогында яшәүче «Ярдәм янәшә» волонтерлык төркеменең иң актив әгъзалары Илдус һәм Энҗе Гыйниятуллиннар – шундыйлардан.