САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәхрисламова Мөсәвәрә Фәттах кызын юбилее белән котладылар

Тыл һәм хезмәт ветераны 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте.

Карамалы авылында күпбалалы гаиләдә туып-үсә Мөсәвәрә апа. Кәүҗияк авылының Әхмәтьяр исемле егетенә кияүгә чыга. Аның белән бердәнбер уллары Мөнирне тәрбияләп үстерәләр. “Коммунизм” колхозында эшләп, лаеклы ялга чыга. Күп тапкырлар Мактау хатларына лаек була. Тыл һәм хезмәт ветераны шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте. Аны Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов тәбрикләде. Ул Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм үз исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев