САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фекла Петровнага 90 яшь тулды

.

Нарат Асты авылында яшәүче Сорокина Фекла Петровна бүген үзенең олуг юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле көне белән ветеранны Чукмарлы авыл җирлеге башлыгы Илшат һадиуллин тәбрикләде, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм үз исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды.
Балачак һәм яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килә аның. Түбән Чыршылы авылында туып-үскән кыз Нарат Астына килен булып төшә. Гомере буе дуңгызчылыкта хезмәт куя. Тормыш иптәше Николай белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Фекла Петровна бер кызы тәрбиясендә яши. Тыл һәм хезмәт ветераны.

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев