САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Диләне тәнкыйтьлиләр

Җырчы өйдә ничек киенеп йөрүен күрсәтте.

Дилә Нигъмәтуллина Инстаграм сәхифәсендә фотосессия фотолары күбәйгәнен аңлап алган да, озак уйлап тормыйча, өйдә ничек киенеп йөрүен күрсәткән.

Фото янына яратам/яратмыйм турында да язган

Җырчы үзе генә калудан ләззәт ала икән. Сәхнәгә чыкканда гел дулкынлана, әмма җырлый башлауга барысы да уза. Икмәккә авыл каймагы һәм бал ягып ашарга, кочаклашырга, сәяхәт кылырга, винегрет ашарга ярата.

Диләнең иң яратмаган эше - кер үтүкләү (иремә ошамаган бердәнбер нәрсә — үтүкләнмәгән күлмәкләр дип уйлыйм), хәтта пар үтүге дә бу эшкә мәхәббәт уята алмаган. Җырчы пунктуаль кеше булмавын һәм моннан оялмавын, машинасына бензин салырга яратмавын язган.

Инстачылар яңа фото һәм яратам/яратмыйм буенча да үз фикерләрен калдырган. Җырчының күпчеклек дуслары үзләрен «таныган», Дилә белән охшаш булулары турында язганнар.

«Синең гади фотографияң бөтен фотосессияләреңне „егып салды“. Ул буй-сын, секси», — дип комментарий калдырган Ләйсән Мәхмүтова.

«Татар хатыннары тыйнаграк була. Татарларга болай чишенү килешми» дип язучыга җырчы «мин бит өйдә, кеше янына болай чыкмыйм», дип җавап язган.

«Ялкау икәнсең», «Иреңнең күлмәген үтүкләмәү бигрәк инде», «Чишендерәсе юк, бар җире беленеп тора», дигән комментарийлар да бар.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/30-01-2021/tatar-hatynnary-bolay-itmi-dil-ne-t-nkyytlil-r-5802714

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев