САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чукмарлы авыл җирлеге халкы ихтыяҗлары канәгатьләндереләчәгенә ышана

.

Чукмарлы авыл җирлегендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча халык җыены оештырылды. Аны җирлек башлыгы Илшат Һадиуллин алып барды. Ул узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде һәм быелга булган планнарга тукталды. «Сарман» агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Миргаҗәм Мирзасалихов – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге вәзгыять, полиция участок уполномоченные Ләззәт Хәсәнов криминоген хәл белән таныштырдылар. Сарман урманчылыгының участок урманчысы Айрат Вахитов куркынычсызлык таләпләрен үтәргә өндәде, ауган һәм корыган агачларны җыярга яраганлыгын искә төшерде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районның социаль-икътисади торышы турында сөйләде. Җирлек ветераннар советы рәисе Зөлфия Туктарова да кыскача гына эшчәнлек белән таныштырды. Авыл халкы үзен кызыксындырган сорауларны да бирде – алар спорт объектлары, чүп җыю, күпер һәм башкалар белән бәйле булды.
Җыен барышында, тормыш коруларына 55 ел тулу уңаеннан, Ринат һәм Фәния Җәмиловларга район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хаты тапшырылды. Юбилее уңаеннан җирле эшмәкәр Галина Карпова да игътибардан читтә калмады –авыл җирлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Җыелышка, җирлек халкыннан тыш, шулай ук район оешма-предприятиеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре дә килделәр. Авыл халкы ярдәме белән азык-төлек ярминкәсе оештырды, күргәзмәләр куелды. 
Тулырак язманы район газетасының киләсе саннарыннан укыгыз.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт

Ильназ Сираев 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт