Бүген прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Прокуратура хезмәткәрләре көне Россия Федерациясендә 1996 елдан башлап билгеләп үтелә.

1722 елның 12 гыйнварында Петр патша указы белән Сенат каршында обер-прокурор посты кертелә. Шуннан башлап Россиядә прокуратура институты барлыкка килә һәм тизлек белән үсә башлый. Аның иң күренекле шәхесләреннән берсе Павел Ягужинский була. Ул 1722 елда Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп билгеләнә һәм тиз арада Россия дәүләтенең төп фигураларыннан берсенә әйләнә. Ул дәүләттә патшадан кала икенче зат булган дип тә искә алалар.

Прокуратураның төп вазифасы – закон сагында тору. Гражданнар өйләрендә электрны өзүдән алып финанс пирамидалары, мошенниклар тарафыннан алдануга кадәр төрле проблемалар белән нәкъ менә прокуратурага мөрәҗәгать итәләр.
Без – Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге коллективы да прокуратура хезмәткәрләренә законлылыкны ныгытуда, дәүләтнең, халыкның хокукларын яклауда зур уңышлар телибез!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: