САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бүген "Айтуган"да республикабызның мөселман кардәшләре очраштылар

Бүген "Айтуган" универсаль спорт залында район мөхтәсибәте мөселман кардәшләр командалары арасында волейбол ярышлары оештырды.

Анда республиканың Аксубай, Актаныш, Яңа Чишмә, Әлмәт, Тукай, Сарман, Чирмешән, Мөслим районнарыннан барлыгы 14 команда үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Актаныштан килгән кардәшләребез җиңү яуладылар. Аксубай - икенче, Чирмешән волейболчылары өченче булдылар. Аларга Грамоталар, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Уеннарда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Сарман районы мөхтәсибәте имам-мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков сәламләделәр. Кунаклар кайнар коймак һәм тәмле пылау белән сыйландылар.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев