САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады

.

 Бүген – 9 Май көнне район үзәгендә Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган парад үткәрелде. Аның белән Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссары Дашгын Гасанов җитәкчелек итте. 
 Трибуна һәм халык алдыннан тигез сафлар белән “кайнар нокталар”да хезмәт итүче, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучы ветераннар, медицина хезмәткәрләре, аграр көллият, гимназия һәм мәктәп укучылары, армия сафларына китәргә әзерләнүче егетләребез һәм башкалар үттеләр. Бу тантаналы мизгелләрдә бәйрәмдә катнашучыларның күңелен шатлык белән бергә горурлык хисләре дә биләп алды.


 Зөлфия Шәрипова язмасы, видеосы, Илназ Сираев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев