САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баганалар икенче көнне үк урнаштырылды 

“Йорт янындагы сарайларны сүткәндә, кер баулары сузылган баганаларны да алганнар иде.

Аларны тиз арада куя алмаслар микән? Чөнки җылы көннәрдә зуррак җәймәләрне юып, киптереп, урын-җирләрне җилләтеп аласы бар иде”, - дип мөрәҗәгать иткәннәр иде Сарман авылының Ленин урамы 58 нче йортында яшәүчеләр. Без тиз арада идарәче компания җитәкчесе Алмаз Мәүләвиев белән элемтәгә кердек һәм хәлне аңлатып бирдек. Ни гаҗәп: икенче көнне үк югарыда телгә алынган йортта яшәүчеләрдән шатлыклы хәбәр ишеттек – баганалар икенче көнне үк урнаштырылган. Йортта яшәүчеләр идарәче компаниягә һәм эшне тиз арада һәм төгәл итеп башкарган Раил, Илдар һәм Олегка бик рәхмәтле. “Эшләрендә уңышлар телибез һәм үз игелекләре үзләренә кайтсын”, - диләр алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев