САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Азалакта бар да бар, сулык кына кирәк

Бүген Азалак авыл җирлегендә халык җыены узды. Узган ел башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар белән Азалак авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Габделгазизов таныштырды.

“Нөркәй” агрофирмасының “Уңыш” бүлекчәсе идарәчесе Рөстәм Розумбетов агрофирманың узган елгы эшчәнлегенә тукталды. Полициянең участок инспекторы Эльвир Мәүлиев райондагы, участоктагы криминоген хәл турында сөйләде. Район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева районның узган елгы социаль, икътисади эшчәнлеген яктыртты.
Җыенда катнашучылар җирлекнең, аның территориясендәге оешмаларның эшчәнлеген уңай бәяләделәр, аеруча заманча төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган мәдәният йорты өчен рәхмәт белдерделәр. Авылның иң актив ветераннарыннан берсе Сөмәя апа боларны ассызыклап, район җитәкчелегеннән сулык булдыруда да ярдәм итүләрен сорады. Иң соңыннан алдынгылар бүләкләнде.
Җыенда катнашучылар өчен җирлек сәнгать осталарының концерты, шушы җирлектә яшәүче талант ияләренең кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.

#авылдаяшәүкемгәрәхәт
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #сарманавылдаяшәүкемгәрәхәт