28 сентябрьдә муниципаль район Советының чираттагы утырышы булды.

Аны район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды. Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы комплекслы программаны тормышка ашыру турында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча урынбасары Гөлнара Әлмөхәммәтова чыгыш ясады. Мунципаль район территориясендә халыкның ялын оештыру һәм аңа мәдәният учреждениеләре хезмәтләре күрсәтүне тәэмин итү торышы белән мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ...

Аны район Советы рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды.

Сарман муниципаль районында коррупциягә каршы комплекслы программаны тормышка ашыру турында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча урынбасары Гөлнара Әлмөхәммәтова чыгыш ясады. Мунципаль район территориясендә халыкның ялын оештыру һәм аңа мәдәният учреждениеләре хезмәтләре күрсәтүне тәэмин итү торышы белән мәдәният бүлеге начальнигы Гөлназ Латыйпова таныштырды. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин балалар һәм яшүсмерләр белән эшләү, хәрби-патриотик эш һәм аларны җәелдерү перспективалары турында сөйләде. Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Илсур Камалетдинов муниципаль хезмәтне көйләүче карарларга үзгәрешләр кертү турындагы карар проектлары белән танышытырды.

Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев катнашты һәм чыгыш ясады.

Ахырда каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде

.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде