САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Инфраструктур үсеш

Ра­йон­да күп­кат­лы йорт­лар­ны ка­пи­таль ре­монт­лау прог­рам­ма­сы­на 13 йорт кер­тел­гән

Ра­йон­да бы­ел күп­кат­лы йорт­лар­ны ка­пи­таль ре­монт­лау прог­рам­ма­сы­на унөч йорт кер­тел­гән. Шу­лар­ның ту­гы­зын­да эш­ләр ба­ра, ә ике­сен­дә, бер­се -Җә­лил­дә, бер­се - Сар­ман­да ин­де тө­гәл­лән­гән. Тө­зек­лән­де­ре­лә­се йорт­лар­ның ал­ты­сы - Җә­лил­дә, җи­де­се Сар­ман­да ур­наш­кан. Алар­ның ба­ры­сы­ның да фа­сад­ла­ры, ту­гы­зы­ның тү­бә­лә­ре ре­монт­ла­на­чак. Бар­лык эш­ләр өчен 33194873,72 сум ак­ча ка­рал­ган. Шу­ның 20607850,59 су­мы - тү­бә­ләр...

Ра­йон­да бы­ел күп­кат­лы йорт­лар­ны ка­пи­таль ре­монт­лау прог­рам­ма­сы­на унөч йорт кер­тел­гән. Шу­лар­ның ту­гы­зын­да эш­ләр ба­ра, ә ике­сен­дә, бер­се -Җә­лил­дә, бер­се - Сар­ман­да ин­де тө­гәл­лән­гән.

Тө­зек­лән­де­ре­лә­се йорт­лар­ның ал­ты­сы - Җә­лил­дә, җи­де­се Сар­ман­да ур­наш­кан. Алар­ның ба­ры­сы­ның да фа­сад­ла­ры, ту­гы­зы­ның тү­бә­лә­ре ре­монт­ла­на­чак. Бар­лык эш­ләр өчен 33194873,72 сум ак­ча ка­рал­ган. Шу­ның 20607850,59 су­мы - тү­бә­ләр ре­мон­ты­на, 12587023,13 су­мы - фа­сад­лар­ны ре­монт­лау­га.

- Җә­лил бис­тә­сен­дә Әх­мә­ди­ев ура­мын­да­гы 17нче йорт­ның фа­са­ды ре­монт­лан­ды - җы­лы­ты­лып, ме­талл сай­динг бе­лән тыш­лан­ды, - ди ида­рә­че ком­па­ния ди­рек­то­ры Ал­маз Мәү­лә­ви­ев. - Сар­ман­да Тө­зү­че­ләр ура­мын­да­гы 11нче йорт­та шу­лай ук сте­на­сы җы­лы­ты­лып, «Ла­то­нит» фиб­ро­це­мент пли­тә­лә­ре бе­лән тыш­лан­ды. Шул ук урам­да ур­наш­кан 9нчы йорт­та тү­бә ябы­ла, фа­са­ды ре­монт­ла­на. Бу эш­ләр ин­де тө­гәл­лә­неп ки­лә. Җә­лил бис­тә­сен­дә Җи­ңү­нең 30 ел­лы­гы ура­мын­да­гы 7нче йорт­та да ре­монт ахы­ры­на якын­ла­ша, аның да сте­на­сы җы­лы­ты­лып тыш­ла­на.

Җә­лил бис­тә­сен­дә эш­ләр­не - «Тат­ком­мун­жил­сер­вис» бер­ләш­мә­се, Сар­ман­да «ИЛ­ВАР» һәм «А­зи­мутст­рой» җәм­гы­ять­лә­ре алып ба­ра. Сар­ман­ның Тө­зү­че­ләр ура­мын­да тыш­лан­ган йорт­лар­ны кү­реп, үзе­без дә ма­тур­лы­гы­на сок­ла­нып үтә­без. Ул ма­те­ри­ал әле кү­рер күз­гә ма­тур гы­на тү­гел, чы­дам да, сы­гыл­ма­лы да икән. Бу йорт­лар­да яшәү­че­ләр­нең кү­ңе­ле­нә хуш кил­гән ул. «Ма­тур йорт­та яшә­ве дә кү­ңел­ле, - ди урам­ның 7нче йор­тын­да яшәү­че Ли­дия Ка­ша­по­ва. - Бу йорт­та 1981 ел­дан бир­ле то­ра­быз, юнь­ле ре­монт күр­гә­не бул­ма­ды. Тү­бә­сен­нән су үтә баш­ла­гач, ун­биш ел­лап элек ши­фе­рын алыш­тыр­ган­нар иде. Ме­нә хә­зер ка­лай бе­лән яба­лар, җы­лы­тып тыш­лый­лар. Без­нең подъ­езд­да яшәү­че­ләр­нең бер үте­не­че ге­нә бар: ишек ягын­нан кой­ма куй­сын­нар иде. Алай­са олы-олы ма­ши­на­лар да өй­гә те­рә­леп ди­яр­лек үтә­ләр, ба­ла-ча­га­лар да ишек­тән юл­га йө­ге­реп чы­га­лар. Ә ре­монт­ка без бик шат. Шу­лай дә­вам ит­сен ул эш­ләр».

Бел­гә­не­без­чә, күп­кат­лы йорт­лар­да ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­сы 2008 ел­да баш­лан­ган иде. Ул озак ва­кыт­ка исәп­лән­гән: рес­пуб­ли­ка­ның Ми­нистр­лар Ка­би­не­ты ка­ра­ры ни­ге­зен­дә 2043 ел­га ка­дәр дә­вам итә­чәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев