САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарман балалары кызудан саклану чарасын тапканнар

Сарманлыларга кызуда нинди саклык чаралары күрергә кирәк? Һава температурасының +30 градустан да югарырак күтәрелүе – организм өчен бер сынау.

Мондый вакытта терморегуляциянең табигый системасы актив эшләү, ягъни тирләү нәтиҗәсендә организмның еш кына су-тоз балансы бозыла. Тәнне суыту өчен эчә торган сыеклык белән бергә без минераль тозларны – калий һәм натрийны югалтабыз. Нәтиҗәдә организмның эш сәләте, йөрәк-тамыр системасына йөкләмә арта. Кызуда кан тамырлары киңәю сәбәпле, кан басымы төшә. Организмда су югалу сәбәпле, кан куера. Бу исә тромблар һәм аның белән бәйле проблемалар – инфаркт, инсульт барлыкка килү ихтималын арттыра. Күп су эчү организмның тир һәм май бизләренең активрак эшләвенә китерә. Су күп тупланганлыктан, кеше шешенергә мөмкин. Шуңа күрә тамырлар әле киңәя, әле тарая. Нәтиҗәдә йөрәк һәм баш миенең кайбер участокларына кан җитәрлек дәрәҗәдә бармаска мөмкин. 
Беренче чиратта, кызудан хроник авырулы кешеләр сакланырга тиешләр. Төгәлрәк әйткәндә, йөрәк-кан тамырлары, бөер, сулыш юллары авырулары булганнар. Гадәттә, кызу сугуга өлкәннәр һәм балалар бирешүчән булалар. Өлкәннәрдә гипертоник криз һәм кинәт үлем дә күзәтелү ихтимал. Белгечләр кызудан өлкәннәргә генә түгел, тулысынча сәламәт кешеләргә дә сакланырга киңәш итәләр. Бигрәк тә гәүдә авырлыгы артык булган, алкогольле эчемлекләр белән мавыгучылар, холестерин күләме артык булучылар, күбрәк утырып торучылар сак булырга тиешләр. 
Кызуда үзеңне ничек тотарга соң? Иртә-кич күп сыеклык эчәргә кирәк. Аеруча минераль су файдалы. Авыр продуктлардан сакланырга, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү зарур. Су процедуралары бик файдалы. Аннан соң, иң кызу вакытта - 11.00-15.00 сәгатьләрдә урамда булмаска тырышырга кирәк. Кызуда шулай ук авыр физик эшләр башкармау киңәш ителә. Һәм, әлбәттә, урамда күләгәдән йөрергә һәм баш киеменнән булырга. Ә менә Сарман балалары кызудан саклану чарасын тапканнар: алар үзәктәге парк фонтанында рәхәтләнеп суда уйныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев