САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сарманлылар сулыкларда игътибарлы булырга тиешләр

Хәзергә көннәр салкынча торса да, җәй озакламый вәкаләтләрен тулысынча үз кулына алырдыр.

 Синоптиклар да июньнең икенче яртысын җылы булачак дип фаразлыйлар. Ә көннәр җылындымы, су буйлары да коенучыларның шат авазларына күмелер. Әмма саклык чаралары турында да һич онытырга ярамый. Сулардагы бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләре – тиешенчә җиһазланмаган һәм тыелган урыннарда су коену, суга алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә керү, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу. Алар ниндиләр соң? Шунысын әйтергә кирәк: бу чорда аеруча балаларга игътибарлы булу кирәк. Алар әти-әниләре күзәтүе астында гына су керергә тиешләр. Җиһазландырылган, коткаручылар булган пляжларда гына су керергә ярый. “Коену катгый тыела!” дигән язу булган урыннарда коенырга ярамый. Температуралы, авырган килеш су коенмагыз. Кечкенәрәк балаларга суда 30 минуттан, су салкынча булса, 5-7 минуттан артык торырга ярамый. Ашаганнан соң шунда ук суга керергә тырышмагыз. Бала әйбәт итеп йөзә белсә дә, тирән урыннарда коенырга рөхсәт итмәгез. Яннарында әти-әниләре булса да, билгеләнгән урыннан ераграк китмәсеннәр. Җәйләрегез хәвеф-хәтәрсез, күңелле үтсен, хөрмәтле сарманлылар!

Фото:https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев