САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Чукмарлы музеен барып күрегез

Туган авылыңның үткәне, аның кешеләренең язмышы турында кайдан белә аласың?

Ә алар архивларда түгел, музейларда сакланса, янәшәсендә экспонатлары да булса – тарих белән танышу бөтенләй икенче төрле төсмер ала. Юкка гына, музейларда тарихи хәтер саклана, димиләр.
Чукмарлылылар авыл мәдәният йорты бинасына урнашкан музейлары белән чын мәгънәсендә горурланалар. Биредә мәчетләр язмышы, да, юкка чыккан авыллар турында мәгълүмат та, колхозлар тормышы, пионер, комсомол оешмалары, мәктәп тарихлары – барысы-барысы да урын алган. Бер бүлмәсендә якташлары Әзһәр ага Габидигә багышланган экспозиция тупланган. Бөек Ватан сугышына багышланган мәгълүматларга да киң урын бирелгән.
Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев